ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И. Э. Фәйзуллинның Экологлар көне һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән котлавы

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Хөрмәтле экологлар, табигать саклау хезмәтләре хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары!

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән профессиональ бәйрәм – Экологлар көне һәм Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көне белән котлыйм! Милли сәясәт бурычларыннан берсе буларак, әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре илебезнең өстенлекле мәсьәләләренә керә. Татарстанда ел саен су һәм һава сыйфатын яхшыртуга, халыкның тормыш сыйфатын һәм сәламәтлеген яхшыртуга юнәлдерелгән программалар тормышка ашырыла. Сезнең югары квалификациягез, принципиальлегегез, һөнәрегезгә бирелгәнлегегез нәтиҗәсендә республикада экологик торыш яхшыра. Сезнең көндәлек хезмәтегез игелекле һәм җаваплы миссия – табигатьне тискәре йогынтыдан саклау, җәмгыятьтә экологик аң формалаштыру. Сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек, нык сәламәтлек һәм чиста күк йөзе телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International