Бүген Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында РФның 21.07.2012 елдан №185-ФЗ “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд” законын тормышка ашыру, мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәрү, фельдшер-акушерлык пунктларын төзү, ремонтлау һәм модернизацияләү сораулары буенча чираттагы республика киңәшмәсе булды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов алып барды, киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф. Моратов катнашты. Төп доклад белән ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин чыгыш ясады. Ул үзенең докладын, традицион рәвештә, объектларда куркынычсызлык техникасын үтәү сорауларын яктыртудан башлады.
Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләнгән эшләрнең гомуми суммасы 4 млрд. 048 млн. сум, бу еллык лимитның 93% тәшкил итә. Актаныш, Апас, Арча, Чүпрәле, Мамадыш, Питрәч, Спас һәм Теләче муниципаль районнары бүленеп бирелгән чараларны тулысынча үзләштергәннәр.
43 муниципаль оешманың 452 йортында капиталь ремонт тулысынча тәмамланган. 21 райондагы 100 йортның кабул итү актларына ДТИ кул куйган.
Барлык чыганаклардан УК һәм ТСЖ хисабына 3 млрд. 169 млн. сум күчерелгән, бу еллык лимитның 67% тәшкил итә (өстәмә программаны исәпкә алып).Барлык районнар да Фонд чараларын тулысынча күчергәннәр. 14 муниципаль оешма, Җирле бюджетлар хисабында булган республика бюджеты чараларын тулысынча күчермәгән. Җирле бюджет чараларын күчерү еллык лимитның 67% тәшкил итә.
Казанда 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада кунакчыллыгы зонасында урнашкан күп фатирлы йортларның алгы якларын һәм түбәләрен ремонтлау буенча эшләр бара. Универсиадага кагылышлы маршрутта, ремонт таләп итүче, 240 объект урнашкан. Хәзерге вакытта 182 объектта эшләр бара һәм гомуми эш күләменең 76% тәшкил итә.
Докладта йортларда һәр фатирны аерым җылытуга күчерү, “Чиста су”, “беренчел медико-санитар ярдәм” сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү, агымдагы һәм капиталь ремонтлау программалары турында аерым сөйләнелде.
Докладның мәктәпләрне капиталь ремонтлауга багышланган өлешенә каминтарий биргәндә, Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов территория җитәкчеләренең игътибарын, ремонт буенча эшләнергә тиешле эшләрне башкару кирәклегенә, подрядчы оешмалар, эшләгән эшләре өчен финансланусыз калуларына юл куймау кирәклегенә юнәлтте.
Хәзерге вакытта барлык мәктәпләрдә дә капиталь ремонт үткәрү буенча эшләр бара.