9 июнь көнне Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә узган «Сабантуй» татар халык бәйрәмендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының Мактау грамоталары белән Балтач районының атказанган төзүчеләре күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм төзелеш тармагы үсешенә шәхси өлеш керткәннәре өчен билгеләп үтелде. 2019 елда республика бюджетыннан районга 455 млн. сум бүлеп бирелгән. Әлеге бюджет кысаларында күп кенә республика программалары, шул исәптән торак төзелеше, гомуми белем бирү оешмаларын, күпфатирлы йорт, социаль учреждениеләр, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләр биналарын, авыл җирлекләре башкарма комитетлары (Советлары) биналарын капиталь ремонтлау, уңайлы шәһәр мохите булдыру, спорт объектлары (универсаль спорт заллары) буенча эшләр бара.