Министрлыкта коммуналь хезмәтләрдән файдалану нормативларын раслау буенча эш бара

2012 елның 7 августы, сишәмбе

07.08.2012

Бүген республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында коммуналь хезмәтләрдән файдалану нормативларын раслау соравы буенча эшлекле киңәшмә булды, әлеге киңәшмәне министр урынбасары А.М. Фролов алып барды.

Исегезгә төшерәбез, 2012 елның 1 сентябреннән коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең яңа Кагыйдәләре үз көченә керә, әлеге Кагыйдәләрдән куллану өчен коммуналь хезмәтләрдән файдалану нормативларын раслау кирәк.

27.07.2010 дан 237-ФЗ номерлы  Федераль законны кабул итү сәбәпле ТР КМ 2.12.2010  976 номерлы карар нигезендә коммуналь хезмәтләрдән файдалану нормативлары ( газ һәм электр белән тәэмин итүдән кала) раслау буенча вәкаләтләр  Татарстан Республикасы  Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгына тапшырылды.  Шулай итеп, 2012 елның 1 сентябренә кадәр Министрлыкка шактый зур күләмдә эш башкарырга һәм 45 муниципаль оешмада йорт төркемнәре буенча коммуналь хезмәтләрдән файдалану нормативларын расларга кирәк. Йортларны төркемләгәндә түбәндәгеләр исәпкә алына:  аның төзеклек дәрәҗәсе һәм җылылык һәм кайнар су белән тәэмин ителгән катлар саны, шул исәптән гомум йорт ихтыяҗлары: салкын су белән тәэмин итү, шул исәптән гомум йорт ихтыяҗлары һәм субүлгечләр: җир мәйданыннан һәм каралтыдан җылылык һәм салкын су белән тәэмин итү аша файдалану.

Бүген киңәшмәдә Татарстан Республикасының тарифлар буенча Дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагындагы ЦЭСИ, шәһәр һәм районнарның ТКХ комитетларыннан вәкилләр, шулай ук коммуналь комплекс оешмаларының җитәкчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International