ТКХ Департаменты» МУП директоры Ринат Манасыпов күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча республика программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, 10 ел эчендә Бөгелмә районында 635 күп фатирлы йорт ремонтланган. Шуларның 460ы-шәһәрдә һәм 175 е - районда. 2019 елда капиталь ремонт программасы 218,4 миллион сумга формалаштырылган. Капиталь ремонт барышында 47 йортны ремонтлау планлаштырыла. Шуларның 81 % - Бөгелмәдә урнашкан йортлар, ә 19 % - районда. 2019 елда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт эшләре өч подрядчы оешма көче белән гамәлгә ашырыла. 21 йортта йорт эчендәге җылылык белән тәэмин итү буенча инженерлык системасын ремонтлау, 34 йортта су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу буенча инженерлык системасын ремонтлау планлаштырылган. 37 йортта электр белән тәэмин итүнең йорт эчендәге инженерлык системасы ремонтланачак. Бүгенге көндә җиде йортта эшләр тәмамланган. Фасадны ремонтлау 26 йортта башкарыла. 22 КФЙ түбәсен капиталь ремонтлау планлаштырыла. Төтен торбаларын торгызу һәм күчерү буенча эшләр башкарыла. Бүгенге көндә 38 күпфатирлы йортта эшләр бара, бу 80,8% тәшкил итә. Эшләр расланган график буенча башкарыла, артта калулар ачыкланмады, - дип ассызыклады Ринат Манасыпов.