“Татарстан Республикасының из төзекләндерелгән торак пункты” бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды

2012 елның 8 августы, чәршәмбе

Бүген Министрлыкта 2011 ел өчен “ Татарстан Республикасының иң төзекләндерелгән торак пункты” республика бәйгесенә нәтиҗә чыгарылды. Бәйгенең максаты – төзекләндерү  һәм тармакны үзгәртү сорауларында иң югары нәтиҗәләргә ирешкән торак пунктларны билгеләү, шулай ук  бәйге призерлары һәм катнашучыларның уңай тәҗрибәләрен гомумиләштерү һәм республиканың башка муниципаль районнарына җәелдерү.

Иң төзекләндерелгән торак пунктны билгеләү бәйгесе алты номинация буенча үткәрелде: халык саны 100 меңнән артык булган торак пункт; халык саны 45меңнән 100 меңгә кадәр; халык саны 35меңнән 45 меңгә кадәр; халык саны 15 меңнән 30 меңгә кадәр; халык саны 1 меңнән 15 меңгә кадәр; халык саны 1 меңгә кадәр.

Шулай ук Татарстан Республикасын төзекләндерү буенча иң яхшы предприятие һәм иң яхшы ТСЖ сайланды.

Бәйгедә призлы урын алган торак пунктларга ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 1, 2 һәм 3 дәрәҗәдәге дипломнарын тапшырды. Моннан тыш, җиңүчеләргә  акчалата премияләр дә җибәрелгән. Бәйгенең премия фонды 6,8 млн. сумны тәшкил итә. Әлеге чараларның кимендә 90% торак пунктларны төзекләндерүгә сарыф ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International