КДАТУда «Тукай Юлы — Путь Тукая» мәдәни-хаҗилар маршруты эшләнде. Әлеге сәяхәтнең яңа юлы татар шагыйре Габдулла Тукай хөрмәтенә үз исемен алды һәм аның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле төп урыннарны үз эченә алачак. Маршрут Татарстан Республикасының төньяк районнарын колачлый: Арча, Әтнә, Балтач, Биектау. Тест режимында аны 29 июньдә узачаклар. «100гә якын казанлы үзәк тимер юл вокзалыннан Арчага кадәр электричкаларда барачак, ә аннан җәяү яки велосипедта бөтен маршрутны үтә алачак», — диелә хәбәрдә. Маршрутның гомуми озынлыгы 21 км, ә төп пунктлары-Түбән Мәтәскә, Югары Мәтәскә, Мөндеш, Иске Кырлай, Яңа Кырлай. Туристлар татар авылларының көнкүреше һәм мәдәни тормышы белән танышу, матур табигатьне күрү һәм татар милли ашларын татып карау мөмкинлеге алачак. Маршрут ахырында катнашучылар Габдулла Тукай музеенда булачак.