2019 елда комплекслы ремонт 26 яшүсмерләр клубын колачлаячак. Төзүчеләр Әлмәт районының ике яшүсмерләр клубында эшләрне төгәлләделәр: Әлмәттә - «Импульс» һәм Түбән Мактама шәһәр тибындагы поселогында - «Аэронавт». Капиталь ремонт республика программасы кысаларында башкарылды. Ремонт барышында объектларда эчке бизәү эшләре башкарылган, фасад, керү төркемнәре, тәрәзәләр һәм эчке инженерлык челтәрләре ремонтланган. Төзелеш-монтаж эшләре шулай ук Түбән Кама яшүсмерләр клубларында тәмамланган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклавынча, республикада яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирелә. «Балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерү һәм гамәлгә ашыру турында кайгырту-бу безнең киләчәк көн турында кайгырту". Шулай итеп, 2015 елдан башлап Татарстанда яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт ясау һәм матди базаны ныгыту программасы гамәлгә ашырыла. Дүрт ел эчендә 400 млн сумга 114 яшьләр үзәге ремонтланды. 2019 елда 26 объектны капиталь ремонтлау планлаштырылган, программаны гамәлгә ашыру өчен 100 млн.сум бүлеп бирелгән. Бүгенге көндә программа буенча гомуми эш күләменең 65% ы үтәлгән.