Министрлыкта дәүләт программаларын тормышка ашыру сораулары буенча видеоконференция режимында киңәшмә булды

2012 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында Министрлык карамагындагы дәүләт программаларын тормышка ашыру сораулары буенча муниципаль районнар белән видеоконференция режимында киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Р.К. Кәримов үткәрде. Киңәшмәдә министрлык белгечләре, республика муниципаль оешмаларыннан Башкарма комитет вәкилләре катнашты.

Фикер алышуда түбәндәге сораулар бар иде: күп фатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү, җылылык белән тәэмин итү схемасын эшләү, җирләү урыннарын (зиратларны) төзекләндерү.

Күп фатирлы йортларны һәм белем бирү объектларын капиталь ремонтлау программаларын тормышка ашыру буенча доклад белән торак-коммуналь хуҗалыкта һәм социаль-мәдәни объектларда программаларны формалаштыру һәм тормышка ашыру бүлеге башлыгы И.А. Зиганшин чыгыш ясады. Ул үз докладында, мәктәпләрдә капиталь ремонтны тәмамлау срогы – 2012 елның 15 август булуын әйтте. Бүгенге көндә кабул итү комиссиясе Алексеевск, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Лаеш, Мөслим, Балык Бистәсе районнарында һәм Казанның алты мәктәбендә булган.

Татарстан Республикасы муниципаль оешмаларын җылылык белән тәэмин итү схемасын эшләү турында доклад белән торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыру һәм модернизацияләү бүлеге башлыгы В.Б. Тарасов чыгыш ясады. Аның чыгышы барышында, Р.К. Кәримов бөтен районнар да барлыкка килгән сорауларны оператив рәвештә чишәргә һәм җылылык белән тәэмин итү схемасын эшләү, су белән тәэмин итү, субүлгеч буенча барлык мәгълүматны вакытында тапшырырга кирәклеген билгеләп үтте.

Җирләү урыннарын карау буенча чыгымнарны ел саен финанслауга ярдәм итү республика программасын тормышка ашыру турында калдыклар белән эшләү бүлегенең әйдәп баручы консультанты В.Н. Пуганова сөйләде. Бүгенге көндә җирләү урыннарын төзекләндерү буенча чаралар Арча, Бөгелмә, Кукмара, Кайбыч, Мамадыш, Нурлат, Чистай районнарында уңай яктан хәл ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International