Бу аның халкы өчен зур һәм шатлыклы вакыйга. Элек фельдшер-акушерлык пункты җайлаштырылган бинада иде бит, яшьтәше аның мөдире Марина Гришина дисәк тә була. Хәзер аның пациентлары яхшы заманча шартларда һәм яңа җиһазларда беренче медицина ярдәмен алачаклар. Ә алар аз түгел инде, мең ярымга якын авыл кешесе, шуларның 74е – 18 яшькә кадәрге балалар. Тиздән бу исәп артачак: бүгенге көндә Аксумлы бер хатын-кыз йөклелек буенча исәптә тора. Узган ел биредә 5 бала туган. Мондый демографик күрсәткечләр район башлыгы Алмаз Әхмәтшинны сөендерми кала алмады. Пунктны җиһазландыру белән танышканда, ул авыл кешеләренең игътибарын сабыйларны үлчәү өчен электрон үлчәүләргә юкка гына юнәлтмәде. «Алар эшсез тормасыннар, һәрвакыт эштә булсын»,- дип изге теләкләрен җиткерде ул. Алмаз Сәлим улы шулай ук биредә пациентлар булу һәм белгечләрнең эше өчен уңайлы шартлар тудырылуын билгеләп үтте. Барысы да вак-төяккә, кайнар су белән тәэмин итүдән, санитария бүлмәләреннән аз хәрәкәт итүче гражданнар өчен уңайлы мохит нормасына кадәр уйланылган һәм гамәлгә кертелгән.