Министрлар Кабинетында күп фатирлы йортларны һәм мәктәпләрне капиталь ремонтлау соравын тикшерделәр

2012 елның 17 августы, җомга

эшләнгән эшләрнең гомуми суммасы 4 млрд. 155 млн. сум, әлеге сумма еллык лимитның 95 процентын тәшкил итә. Әлеге мәгълүмат бүген, ТР Хакимият Йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәргән республика киңәшмәсендә әйтелде.

ТР Төзелеш. Архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итүенчә, Актаныш, Әлмәт, Апас, Арча, Чүпрәле, Мамадыш, Норлат, Питрәч, Спас һәм Теләче муниципаль районнары бүленеп бирелгән чараларны тулысынча үзләштергән.

639 йортта капиталь ремонт эшләре тәмамланган. 25 муниципаль оешмадагы 157 йортның кабул итү актына ДТИ тарафыннан кул куелган.

Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча өстәмә программа турында әйткәндә, республиканың Төзелеш Министрылыгы башлыгы, программа нигезендә гомуми мәйданы 0,65 млн. кв. метр булган 65 күп фатирлы йортны ремонтлау планлаштырылуын , 29 мең граждан үзләренең торак шартларын яхшыртачгын искәртеп үтте.

231 лифтны алмаштыру, 95 лог метр суүткәргечнең йорт эчендәге инженерлык челтәрләренең,102 кв. метр электр белән тәэмин итүнең йорт эчендәге инженерлык челтәрләрен, 360 кв. метр түбә, 440,8 кв. метр фасадны җылыту планлаштырыла.

16 августка булган мәгълүматларга караганда, өстәмә программа нигезендә капиталь ремонт буенча эшләнгән эшләрнең гомуми суммасы якынча 7 млн.  сум, әлеге сумма еллык лимитның 2 процентын тәшкил итә.

16 августка булган мәгълүматларга караганда, УК һәм ТСЖ хисабына барлык чыганаклардан 3 млрд. 405 млн. сум күчерелгән, әлеге сумма еллык лимитның 72 процентын тәшкил итә ( өстәмә программаны исәпкә алганда).

15 августка ГИСУ хисабына 1 млрд. 126 млн.сум күчерелгән, әлеге сумма 7 айга планлаштырылган сумманың 91 процентын тәшкил итә.

Чара башында Татарстан Хакимияте башлыгы төзүчеләрнең төзү сезоны ахырына якынлашуын әйтеп үтте.”Артта калулар булган очракта, аларны кыска вакыт эчендә юкка чыгарырга кирәк”, - диде ул.

Киңәшмә барышында, идарә оешмалары тарафыннан мәгълүматларны ачу буенча закон нормаларын үтәү турындагы сорау күтәрелде. Кызганычка каршы, Татарстанда, мәгълүматларын ачмаган оешмалар аз түгел. Илдар Халиков әлеге законның 2010 елда үз көченә керүен ассызыклады. “Күндерү вакыты үтте. Хокук дисциплинасы бар. Кире кагу очраклары булса, аның артыннан гамәлгә аша торган җәза да булырга тиеш”, - диде Татарстан Премьер-министры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International