Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм FISUХалыкара студентлар спорты федерациясенең генераль секретаре Эрик Сайнтрондның очрашуы булды. ТР Хөкүмәт Йортында булган әлеге очрашуда шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Бурганов, Республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Универсиада-2013 Дирекциясе башлыгы Владимир Леонов, FISUның беренче вице-президенты – Россия студентлар спорты союзы президенты Олег Матыцин, FISU җәйге Универсиадалар директоры Марк Ванденплас катнашты.
FISU делегациясе Казанга FISU Башкарма комитетының чираттагы утырышын үткәрергә әзерләнү, FISU Генераль ассамблеясенең чираттан тыш утырышы һәм FISU Galaның иң яхшы атлетларын бүләкләү тантанасы кысаларында килә. Бүгенге очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм Эрик Сайнтронд әлеге чараларга әзерлекнең барышы турында сөйләштеләр.
FISU делегациясенең визиты 4 көн дәвам итәчәк, бу вакыт эчендә делегация әгъзалары “Казан 2013” Башкарма дирекция” АНОның функциональ юнәлешләре, югарыда әйтелгән чараларны оештыру һәм үткәрү өчен җаваплы кешеләр белән очрашачак. Моннан тыш, чараларның төгәл программасын, FISU Генераль ассамблеясенең чираттан тыш утырышы сметасын һәм FISU Башкарма комитетының чираттагы утырышын раслау планлаштырыла.