Түбән Ушма авылында балалар бакчасы 1982 елда төзелгән, 2019 елга кадәр бу бинада косметик ремонт гына үткәрелгән. Татарстанның Мамадыш районында 30 елдан артык кулланыла торган мәгариф объектларына капиталь ремонт ясау республика программасы кысаларында балалар бакчаларын ремонтлау дәвам итә. Быел әлеге программа ярдәмендә ике балалар бакчасы ремонтланачак. Звеносовхоз һәм Түбән Ушма балалар бакчалары бу уку елын яңа биналарда каршы алачак. Төзүчеләр түбәне, фасадны, инженерлык челтәрләрен, отмостканы яңартачаклар, ишекләр, тәрәзәләр, янгын сигнализациясе, электр һәм су белән тәэмин итү челтәрләрен алыштырачаклар, беренче катта җылы идәннәр ясыйлар. Хәзерге вакытта санузелларны ремонтлау эшләре бара. Төзелеш эшләре планы 65% ка үтәлгән. "Мамадыш районына мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен ремонтлауга 22,8 млн. сум акча бүлеп бирелде", – дип билгеләп үтә басма.