2019 елда Татарстан Республикасы мәктәпләрен һәм балалар бакчаларын капиталь ремонтлау өчен 3 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелде

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Республикада агымдагы елда барлыгы 150 мәгариф учреждениесен капиталь ремонтлау планнаштырыла. 2019 елда Татарстан мәгариф объектларын капиталь ремонтлауга барлыгы 3 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгының ТКХ программаларын эксплуатацияләү һәм тормышка ашыру идарәсе башлыгы Айрат Галләмов сөйләде. “Татарстанда Социаль әһәмияткә ия торган объектларны ремонтлау буенча иң зур программа – мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасы”, – дип ассызыклады Галләмов. Министр урынбасары сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республикада сигез белем бирү учреждениесе ремонтланган: өч мәктәп һәм биш балалар бакчасы. Калган 142 объектта да ремонт эшләре бара. Сүз 26 гомуми белем бирү мәктәбе, тугыз махсус интернат-мәктәп һәм 107 балалар бакчасы турында бара, дип аңлатты спикер. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 942 бина ремонтланырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International