Татарстанда 681 миллион сумга унбиш ресурс үзәге ремонтланачак

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Татарстанда мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасы кысаларында республикада гамәлдә булган ресурс үзәкләренә ремонт ясалачак. Бу максатларга бюджеттан 681,3 млн сум бүлеп бирелгән. Бу хакта Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык программаларын куллану һәм тормышка ашыру идарәсе башлыгы Айрат Галләмов сөйләде.

«Мәгариф сериясендә ресурс үзәкләренә капиталь ремонт ясау каралган. Финанслау күләме - 681 млн сумнан артык», - дип хәбәр итте спикер.

Ул шулай ук республикада барлыгы 15 ресурс үзәген ремонтлау планлаштырыла, дип өстәде. Хәзерге вакытта 14 объектта ремонт эшләре бара. Идарә башлыгы бәяләвенчә, әлеге үзәкләрдә капиталь ремонт 30 процентка үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International