Республикада барлыгы 26 шундый объектны тәртипкә китерергә планлаштыралар. 2019 елда Яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау һәм аларның матди базасын ныгыту өчен Татарстанда 100 млн сум акча бүлеп бирелгән. Әлеге программа буенча 70% тан артык эш башкарылган инде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгының ТКХ программаларын эксплуатацияләү һәм тормышка ашыру идарәсе башлыгы Айрат Галләмов сөйләде. "Финанслау күләме якынча 100 млн. сумга тәшкил итә. 26 яшүсмерләр клубына ремонт ясау планлаштырылган. Бүгенге көндә үтәлеш шактый югары – 70% ка якын», - дип билгеләп үтте спикер. Идарә башлыгы сүзләренә караганда, хәзерге вакытта капиталь ремонт эшләре 21 объектта алып барыла. Шул ук вакытта 26 яшүсмерләр клубы ремонтланды инде: Әлмәт «Импульсы», Түбән Каманың «Клевер», «Энергия», «Азамат» һәм «Яшьтәш».