Республика төзүчеләре торакны файдалануга тапшыру буенча еллык күләмнең 54 проценттан артыгын тапшырдылар

2012 елның 24 августы, җомга

Бүген хакимият йортында ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов рәислегендә, республиканың Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашында, видеоконференция режимында, торак йортларны төзү һәм тапшыру, Бөек Ватан Сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак йорт фондыннан гражданнарны күчерү Республика адреслы программасын  тормышка  ашыру сораулары буенча республика киңәшмәсе булды.

Тцп доклад белән ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э.Фәйзуллин чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, 23 август көненә, республикада 1 млн. 349,2 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, әлеге сан еллык бурычның 54% тан күбрәк өлеше. Ел ахырына кадәр тагын 1 млн.130,8 мең кв. метр торак төзергә һәм файдалануга тапшырырга кирәк.  ДТФ программасы буенча гомуми мәйданы 261 мең 400 кв. метр булган 4 мең 311 фатирлы 255 йорт файдалануга тапшырылган.

Республикада 756 БВС ветераны өчен 162 йорт төзү дәвам итә. Бүгенге көндә 315 ветеран өчен 82 йорт файдалануга тапшырылган.

Докладта аерым категория гражданнарын торак белән тәэмин итү турында да сөйләнелде. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы тарафыннан чернобельчеләргә, мәҗбүри күчеп килгән кешеләргә дәүләт торак сертификатын рәсмиләштерү буенча эшләр дәвам итә. 23 август көненә 214 млн. 81 мең сумлык 143 сертификат рәсмиләштерелгән һәм җирле үзидарә органнарына реализацияләү өчен тапшырылган.

2012 елда ятим балалар өчен республика бюджеты чараларыннан 112 млн. сумлык 124 торак сертификаты рәсмиләштерелгән, шулардан 92 се файдалануга тапшырылган. Күп балалы гаиләләр буенча 11 млн. сумлык 39 торак сертификатыннан бары тик 14 генә файдалануга тапшырылган.

Киңәшмәдә авария хәлендәге торакны ликвидацияләү программасы турында да сөйләштеләр. 2012 елда гражданнарны күчерүнең төп программасы буенча күп фатирлы йортларның гомуми саны 77, монда 29 муниципаль оешма катнаша.

2012 елда гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча өстәмә программа. Әлеге программада 3 район катнаша ( Әгерҗе һәм Биектау муниципаль районнары, Казан шәһәре). 2012 ел өчен өстәмә программага кертелгән күп фатирлы йортларның гомуми саны – 31.

Гомумән алганда, 2012 ел программалары буенча 705 бүлмәдә яшәүче 108 күп фатирлы йорттан 1 мең 856 кешене күчерү планлаштырылган. Аларның урнашу мәйданы 23 мең 725 кв. метр тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International