Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Парламентарийлар алдында чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов төрле өлкәләрдә алга китеш күрсәткечләрен китерде, моңа республика хакимиятенең барлык тармаклары һәм дәрәҗәләре җайга салынган эш нәтиҗәсендә ирешелде. Шулай ук кабул ителгән законнарның гамәлгә ашырылуын тәэмин итүгә аерым игътибар бирде. Президент ассызыклаганча, соңгы биш елда социаль ипотека программасы буенча 2 млн.кв. метр торак төзелгән, 24,5 млрд. сумга 4,5 мең күпфатирлы йорт, амбулатор-поликлиника учреждениеләренең 207 бинасы 7,8 млрд. сумга, 711 мәктәп һәм балалар бакчасы бинасы 13 млрд. сумнан артык ремонтланган. Ул искәрткәнчә, республикада, бөтен ил буенча кебек үк, Рәссәй Президентының май указларының логик дәвамы булган милли проектларны гамәлгә ашыру буенча зур эш көтелә. "2019-2021 елларда Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 52 млрд сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Икътисадтагы казанышлар нәтиҗәсендә гражданнарыбызның тормыш сыйфаты күтәрелә. Быел без 40 млрд. сумнан артык күләмдә 40 республика программасы кысаларында эшне дәвам итәчәкбез».
Аннары депутатлар профильле министрлар докладларын тыңладылар һәм алдагы эш юнәлешләре турында фикер алыштылар. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, төзелеш министрлыгы V чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары белән төзелеш тармагын законнар белән тәэмин итү өлешендә актив уртак эш алып барган. Шулай ук Ирек Фәйзуллин "Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондыннан һәм муниципаль торак фондыннан социаль наем шартнамәләре буенча гражданнарның аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" 604-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында доклад белән чыгыш ясады. Ул барлык өч укылышта да үзгәрешләр кертмичә кабул ителде. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.