Казанда яңа уку елына 1501 укучыга мәктәп төзеләчәк

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелә торган яңа мәктәп шәһәрдә иң зур мәктәп булачак. Төзелешкә Рәссәй һәм Татарстан бюджетыннан 1 млрд. сум бүлеп бирелгән. Яңа уку йорты Мамадыш трактындагы «Весна» микрорайонында Зур Казан боҗрасыннан читтә урнашачак. Ачылу бу уку елы башына планлаштырылган. «ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе директоры урынбасары Илнур Кәлимуллин сүзләренә караганда, бу Казанда иң зур һәм заманча мәктәп булачак. "Мәктәп төзелеше «Торак һәм шәһәр тирәлеге» милли проекты кысаларында 2018 елның җәендә башланды. Мәктәпнең куәте-1501 урын, мәйданы — 31 мең кв.м. Финанслау федераль бюджеттан һәм республика бюджетыннан алып барыла. Бәясе-1 млрд сумнан артык. Финанслау белән проблемалар булмады, объект график нигезендә төзелде. Якындагы айда эчке бизәкләү һәм территорияне төзекләндерү эшләрен тәмамлау, футбол һәм хоккей тартмалары, спорт мәйданчыклары төзү планлаштырыла, һәм 1 сентябрьдә үк мәктәп беренче укучыларны кабул итә алачак», — диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International