Казанда авыру балаларның әти-әниләре өчен түләүсез кунакханәнең беренче ташы салынды

2012 елның 28 августы, сишәмбе

Бүген Казанда озак дәваланган балаларның әти-әниләре өчен түләүсез кунакханә төзү эше башланды. Әлеге проектка тантаналы стартны, БРКХ территориясендә, Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм “Макдоналдс”ның Россия һәм Көнчыгыш Европадагы президенты Хамзат Хасбулатов бирделәр. Чарада Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин катнашты.

ТР Сәламәтлек саклау Министрлыгының Балалар Республика Клиник Хастаханәсендә озак дәваланган балаларның әти-әниләре өчен түләүсез гаилә кунакханәсе проекты “Дом Роналда Макдоналда” хәйрия фонды тарафыннан тормышка ашырыла.  Проектның төп максаты – хастаханә территориясендә ата-аналар өчен комфортлы шартлар тудыру. Кунакханә БРКХ территориясендәге төзелеш өчен бүлеп бирелгән территориядә, мәйданы 2000 квадрат метр булган җир участогында, үзәк корпуска якын булган җирдә булачак. “Дом Роналда Макдоналда”  24 йокы бүлмәсеннән, кунак бүлмәсеннән, сабыйлар өчен уен бүлмәсеннән, яшүсмерләр өчен уен бүлмәсе/ компьютер сыйныфыннан, кухня, аш бүлмәсе һәм кер юу бүлмәсеннән, санузел, административ бүлмәләрдән, шулай ук кунаклар кабул итү һәм теркәү зонасыннан торачак. Шул ук вакытта кунакханәнең беренче каты тулысынча ( шул исәптән 5 йокы бүлмәсе) сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен җиһазландырылачак. Проектта шулай ук балалар мәйданы да каралган. “Дом Роналда Макдоналда”  ел саен 600 дән артык гаилә кабул итә алачак. Объектны файдалануга тапшыру вакыты 2013 елның 6 июле.

Кунакханәнең төзелешен, шулай ук киләчәктә ата-аналарның әлеге кунакханәдә торуын “Дом Роналда Макдоналда” хәйрия фонды финанслаячак.

Бүген тантаналы кичәдә чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов Казанда кунакханә төзү карары өчен “Макдональдс” компаниясенә рәхмәт белдерде. “Мондый кунакханә монда күптән булырга тиеш иде, ләкин я безнең вакыт җитмәде, я акча җитмәде, – дип зарланды Татарстан башлыгы. – Монда дәваланган балалар өчен, чыннан да, әти-әнинең якында булуы кирәк. Шуңа күрә әлеге проектның Казанда тормышка ашуы өчен без “Макдональдс” компаниясенә бик рәхмәтлебез”.

Татартан башлыгы билгеләп үткәнчә, бөтен дөньның 31 илендә мондый төрдәге 315 кунакханә эшләп килсә, Казандагы кунакханә Россиядә бердәнбер була.

ТР Президенты әйтүенчә, республикада федераль, һәм шул ук вакытта республика программалары буенча сәламәтлек саклауны модернизацияләү кысаларында күп эшләр эшләнә.  Бу – Әлмәт, Яр Чаллы шәһәрләрендәге проектлар, РКХ һәм БРКХ реконструкцияләү. “ Һәм мондый кунакханәнең булуы бик кирәк “,  – дип уйлый Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов “Макдональдс” компанисене Татарстанның күптәнге партнеры булуын һәм республика тормышында актив катнашуын билгеләп үтте.

“Макдональдс”ның Россия һәм Көнчыгыш Европадагы Президенты Хамзат Хасбулатов үз чиратында Казанда старт проект төзү компания өчен зур дәрәҗә булуын әйтте. “ Әлеге проектны кайчан һәм кайда эшләрбез дип күптән уйладык, чөнки балалар тормышында катнашу безнең өчен беренчел. Минемчә, әлеге проектлар күп файда китерә торган урыннарда реальләшергә тиешләр, – диде Х.Хасбулатов. – Әлеге кунакханәнең чыгымнары күпме буласын әйтә алмыйм, ләкин әлеге кунакханәне Универсиада ачылышына кадәр төзеп, файдалануга тапшырачакбыз. Мин моны төгәл әйтә алам”.

Төзелеш башлануның билгесе итеп, хөрмәтле кунаклар “Дом Роналда Макдональда”  уенчык япмасын төшереп җибәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International