Казанда “Җиңү Проспекты – Р.Зорге ур.” юл чишелешендә хәрәкәт ачылды

2012 елның 29 августы, чәршәмбе

Бүген автомобиль транспорты хәрәкәте,  Казандагы Җиңү проспекты һәм Р. Зорге урамы киселешендәге юл чишелешендә ачылды. Хәрәкәткә символик стартны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бирде.

Әлеге юл шәһәр өчен иң зур һәм бик мөһим, ул төп юл үткәргеч аша трамвай линиясе үткән бердәнбер чишелеш. Чишелеш Р.Зорге урамы буенча төп юл үткәргечтән, ике борылмалы эстакададан, Р.Зорге урамындагы №75 йорт каршындагы  урам аша чыга торган җир өсте юлы һәм “Җиңү проспект” станциясенә төшә торган ике урын һәм трамвай тукталышына чыга торган ике урыны булган, урам аша чыга торган җир асты юлыннан тора.

Өч эстакададан торган төп юл үткәргечнең озынлыгы 350 метрга кадәр җитә. Ян эстакадалар буенча автотранспорт өчен ике полосалы хәрәкәт һәр ике юнәлештә төзелгән, ә уртасында трамвай линиясе урнаштырылган. Сафиулллина ягыннан борылу эстакадасының озынлыгы 208 метр һәм Сыртланова ягындагысының озынлыгы 281 метр.

Ике катлы юл чишелеше төзелешенең заказчысы булып, Казан Башкарма комитетының капиталь төзелеш һәм реконструкцияләү идарәсе торды. Төзелешне “Стройхимсервис” ҖЧҖ генподрядлы оешма һәм “Мостострой №12” ҖЧҖ субподрядчы тормышка ашырды.  Юл чишелеше төзелешенең гомуми бәясе якынча 2,7 млрд. сум.

Бүген, әлеге юл хәрәкәтен ачкан вакытта, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төзүчеләргә билгеләнгән вакыт аралыгында эшне сыйфатлы итеп эшләп бетергән өчен рәхмәт әйтте. “Бу юл чишелеше бик мөһим, без аны бик күптән көттек, – дип билгеләде ТР Президенты. – Безнең башкала өчен транспорт инфраструктурасы – иң зур проблема. Һәм без киләчәктә дә башкалабызның юл-транспорт челтәрен камилләштерүне дәвам итәчәкбез, ә бу эш үз чиратында, шәһәрдә яшәүчеләр өчен уңайлыклар тудырачак”.

Хөрмәтле кунаклар символик “кирпеч” юл билгесен әйләндереп куйдылар, бу күренеш яңа юл чишелешендә хәрәкәт башлануын аңлата. Юл үткәргеч аша беренче трамвайлар, автобуслар һәм троллейбуслар үтеп китте.

Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итүенчә, яңа юл чишелеше 14 ай эчендә төзелгән, төзүчеләр тарафыннан 18 мең куб метр бетон, 7 мең тоннадан артык металл салынган. Бүген юл чишелеше буенча транспорт хәрәкәте җибәрелде, төзелеш эшләрен тулысынча тәмамлау ноябрьгә билгеләнгән.

Шәхси автотранспорттан тыш, Җиңү пр. – Р.Зорге ур. чишелешендәге юл үткәргеч буенча 15 автобус, 3 троллейбус һәм 1 трамвай маршруты йөриячәк. Юлны тулысынча файдалануга тапшыру өчен әлеге транспорт узелы комплексында төзелгән чишелеш астындагы урам аркылы чыга торган җир асты юлын һәм Р.Зорге урамындагы №75 йорт каршындагы урам аша чыга торган җир өсте юлы эшләп бетерергә кирәк. Юл чишелешенең үзендә юл үткәргечләрне буяу һәм янәшәсендәге территорияләрне төзекләндерү эшләре бара. Хәрәкәткә комачауламый торган әлеге эшләр тәмамланганчы чишелеш тест режимында файдаланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International