Иртәгә Татарстан Республикасына эшлекле сәфәр белән Торак төзелеше үсешенә ярдәм итүче Фонд генераль директоры А.А. Браверман киләчәк. Ул Казандагы федераль милек булып саналган һәм киләчәктә торак төзүдә кулланырга мөмкин булган җир участокларын карар дип планлаштырыла. Әлеге чарадан соң ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында киңәшмә була. Әлеге киңәшмәдә “РЖС” Фонды һәм Татарстан республикасы арасында 2009 елда төзелгән үзара ярдәм итешү ( хезмәттәшлек) турында килешүне реальләштерү соравын тикшерү планлаштырыла.
Торак төзү максатыда, Фонд тарафыннан, 18400 гадан артык әйләнешкә кертелгән, 11 млн. квадрат метрдан артык торак проектлаштыру һәм төзү стадиясендә тора. Шул ук вакытта Фонд участогында төзелгән торакның бәясе Росстат билгеләгән уртача базар бәясеннән 7-15 % түбән, ә кайбер очракларда Россия Минрегионы билгеләгән бәяләрдән дә түбәнрәк. “РЖС” Фонды, торак төзү максатыннан территорияләрне комплекслы үзләштерү проектларын тормышка ашыручы застройщикларга ярдәм итү чараларын тәкъдим итә.
“РЖС” Фонды эшенең иң мөһим приоритеты булып, Россиядә уңайлы һәм арзан торак төзү өчен шартлар тудыру тора. Фонд алдында түбәндәге бурыч куелган: файдаланмый яки урынсыз файдалана торган федераль җирләрне, экономик класслы, ә иң беренче чиратта аз катлы торак төзү максатыннан әйләнешкә кертү. Фонд стратегиясе күрсәткәнчә, 2015 елга, Фонд җир участокларында Россия Федерациясендәге 30 процент торак, икенче төрле әйткәндә, 40 млн. кв. метр төзеләчәк.
Әлеге максатка ирешү өчен “РЖС” Фонды ике төп бурыч үти. Беренчесе – максатчан рәвештә, кирәкле санда җир участоклары эзләү һәм аларны әйләнешкә кертү эшен башкара. Икенчесе – энергоэффективлык һәм аларның экологик чиста булу приоритетыннан чыгып, төзелеш материаллар сәнәгать үсешенә ярдәм итә.