Быел Татарстанның авыл җирлекләрендә кранда су белән тәэмин итүгә 685 млн сум тотылачак.

2019 елның 23 июле, сишәмбе

2019 елда Татарстан Республикасы авыл җирлекләренә 213 километр суүткәргеч челтәр үткәрү планлаштырыла. Су челтәрләре, суэтем башнялары һәм артезиан скважиналары төзелешен финанслау агымдагы елда 685 млн. сум тәшкил иткән. «Финанслау лимиты [авылларны су белән тәэмин итү программасы] - 685 млн.сум. 213 км суүткәргеч челтәр төзү, 42 суэтем башнясы урнаштыру һәм 33 артезиан скважинасы бораулау планлаштырылган. Бу программа барлык 45 районда да тормышка ашырыла, һәр районда, һәр торак пунктта бу чаралар үткәрелә», - дип хәбәр итте спикер.Бу эшләр график буенча башкарыла. Евгений Волков бүгенге көндә 93 км суүткәргеч челтәре үткәрелүен, 15 башня урнаштырылуын һәм 19 скважина бораулануын, ягъни планлаштырылганның яртысыннан артыгын билгеләп үтте. Компаниянең срогы 15 сентябрьгә кадәр, һәм бу вакытка барлык эшләр дә төгәлләнәчәк.Соңгы 8 елда программаны финанслауның гомуми күләме 6 млрд. сум тәшкил итте. Бу чорда 300дән артык суэтем башнясы урнаштырылды, 303 скважина борауланды һәм 2330 км суүткәргеч челтәр төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International