Татарстан Республикасының 2012 елгы капиталь ремонт программасында катнашучы һәр мәктәбендә 1 сентябрьдән уку процессы башлана. Әлеге хәбәрне бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ТР Министрлар Кабинетында булган киңәшмәдә әйтте.
Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсе төзелеш һәм капиталь ремонт сорауларына багышланган иде. Әлеге киңәшмә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. ТР Министрлар Кабинеты аппаратының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл җуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин хәбәр итүенчә, бу елгы капиталь ремонт программасына кертелгән 165 мәктәпнең 145е инде кабул ителгән. Аның әйтүенчә, бүген белем бирү объектларын кабул итүне тәмамларга кирәк. “Барлык мәктәпләрдә дә уку процессы башланачак. Ләкин кайбер кисәтүләрне юкка чыгарырга кирәк булачак”,- дип ассызыклады ул.
ТР Төзелеш Министрлыгы сүзләренчә, гомумән алганда, мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча бурычлар, бу ел өчен үтәлгән. Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, бары тик ике мәктәптә генә ремонт эшләре дәвам итә: спорт залы түбәсен алыштыру каралган ( тапшыру срогы – 20 сентябрь) Югары Ослан районының Килдьдеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм авария хәлендәге спорт залын ремонтлау каралган ( тапшыру срогы – 30 сентябрь) Казанның 134 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе. “ Бу эшләр уку процессының ачылышына комачауламый. Ләкин куелган бурычларны оператив рәвештә үтәргә кирәк”,- дип ассызыклады министр.
Моннан тыш, докладчы билгеләп киткәнчә, программага кертелгән коррекцион мәктәпләрдә дә комплекслы ремонт тәмамланып килә. ГИСУ мәгълүматларына караганда, Казанның 11 номерлы махсус (коррекцион) гомуми белеп бирүче мәктәп-интернатында (Халезов ур., 24) 1 сентябрьгә ремонт эшләре тәмамланачак. Калган 4 коррекцион мәктәптә эш графигыннан артта калу күзәтелә. Эшләр уку процессы белән параллель рәвештә эшләнәчәк. Аеруча зур киеренкелек Казанның Е.Г. Ласточкина иснмендәге махсус ( коррекцион) гомуми белем бирүмәктәп-интернатында күзәтелә. Әлеге уку йортында 20 процент эштән артта калу күзәтелә. Ирек Фәйзуллин коррекцион мәктәпләрне ремонтлауда килеп туган проблемаларны эшнең соң башлануы белән аңлатты. “ Эшләр барган аерым участоклар бар. Ләкин һәрбер уку йортында без балаларны кабул итәбез. Биналарның ал ягы һәм уку проөыссына комачауламый торган сораулар гына бар. “ дип ышандырды ул. “ Бу елны коррекцион мәктәпләр буенча тотрыксыз эш эшләнгән”,- диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклавынча, киләсе елда мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы буенча графиктан болай артта калулар булырга тиеш түгел. Аның сүзләренчә, бу елгы уку елының ахырына кадәр районнар белән килешеп, 2013 елда капиталь ремонт ясалачак мәктәпләрнең исемлеген төзергә, подрядчыларны билгеләргә, материаллар сатып алырга, кешеләр әзерләргә, договорлар төзергә кирәк. Шул вакытта гына укучылар җәйге каникулларга киткән вакыттан ук төзүчеләр эшкә керешә алачак. Ирек Фәйзуллин сентябрь дәвамында 2013 елда капиталь ремонт ясау буенча карарларның проектын әзерләргә сүз бирде.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, һава торышы шартларына бәйле рәвештә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә якын арада җылылык бирергә була. “Халыкка да җылылыкны бирергә була. Һава торышына карарга кирәк”, - диде ул.