Татарстан 2024 елга торакны файдалануга тапшыруны 1,2 млн кв. метрга арттырырга тиеш

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Татарстан 2024 елга торакны файдалануга тапшыру буенча еллык планны 3,6 млн кв. метрга кадәр арттырырга тиеш. Бу елга федераль үзәк, алдагы 8 ел күрсәткечләренә кадәр таләпләрне киметеп, йомшартулар ясады. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев бүген РБКның түгәрәк өстәле барышында агымдагы елга торак тапшыру планы 2,4 млн.кв. метр тәшкил итәчәген хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, 2019 елның февралендә төбәкнең Төзелеш Министрлыгында хәбәр ителгәнчә, бу елга күрсәткечне 2,7 млн кв. м. га кадәр арттырганнар. Гыймаев сүзләренчә, төбәкләрдә торак тапшыру күләме буенча йомшаруларга федераль үзәк консультацияләр сериясеннән соң барырга карар кылган. 2020 елда, министр урынбасары сүзләренә караганда, план 2,45 млн.кв. м тәшкил итәчәк, 2021 елда – 2,48 млн. кв. м. 2022 елда Татарстанда сафка бастырыла торган торак күләме 3 млн. кв. метрдан артып китәргә тиеш, алдагы ике елда 3,4 һәм 3,6 млн. кв. метр күрсәткечкә җиткән булырга тиеш. «Хәзер республикада 3,5 млн кв. метр торак төзелә. Бу елга планны үтәү өчен, безгә 900 мең кв. метрга якын торакны тапшырасы калды. Шул рәвешле, якынча 2,4 млн кв. метр 2020-2021 елларга күчәчәк. Якындагы ике елга киләчәк безгә ачык, әмма 2024 елга план өстендә эшләргә кирәк», - диде Гыймаев. Төзелеш министрлыгы вәкиле билгеләп үткәнчә, быел тапшырырга кирәк булган 2,4 млн кв.метрның 400 мең кв. метры дәүләт программалары буенча төзелә, 1 млн. нан артыгы – коммерция торагы, 900 меңгә якыны – шәхси йорт төзелеше. Бүгенге көндә республикада 1,6 млн кв.метр яки еллык планның 61% файдалануга тапшырылган. «Бу төзүчеләрнең объектларны 1 июльгә кадәр, Проектлы финанслау системасына күчкәнче тапшырырга теләүләре белән бәйле», - диде Гыймаев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International