Министр И.Э. Фәйзуллин депутатлар каршында Казанның тарихи үзәген үстерү соравы буенча чыгыш ясады

2012 елның 5 сентябре, чәршәмбе

Бүген Казан ратушасында Татарстан Республикасының  икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек буенча Дәүләт Советы Комитеты  һәм Татарстан Республикасының “ Россия гражданнарына арзан һәм уңайлы торак” приоритетлы милли проектны тормышка ашыруны контрольдә тоту буенча Дәүләт Советы Комиссиясенең уртак күчмә утырышы булды. “Казан шәһәре тарихи үзәгенең үсеш перспективалары” соравы буенча өстәмә докладчы буларак  Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин чыгыш ясады.

ТР Министрлар Кабинеты утырышы нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, бер ел элек монда архитектура буенча карарларның сыйфат сораулары каралган иде, аның сүзләренә караганда  катлылыкны һәм калынлыкны күтәрү юлы белән Казан үзәгендәге төзелештә “тукыма үстерү” буенча барган, идарә итә алмый торган процесс туктатылды.

ТР Президенты карары белән республика башкаласының тарихи үзәгендә йөздән артык объектны төзү эшләре туктатылды. Төзелешне дәвам итү яки  проект документациясенә үзгәрешләр кертү мөмкинлеге турындагы карар һәр объектны комиссион карау нәтиҗәсендә кабул ителде.

Әлеге төркемнең турыдан-туры эше булып, тормышка ашуның төрле баскычында проектларны конструктив карау һәм төзелешне 2013 елның июлендә тәмамлауны исәпкә алып, үзәкне комплекслы төзү таләпләренә туры китереп,тәкъдимнәрне оператив рәвештә эшкәртү. Ләкин шәһәр үзәгендәге төзелешләр өчен тәкъдим ителгән проектларны карауга мөнәсәбәт үзгәрү мөһим нәтиҗәләрнең берсе булып торырга мөмкин. Төзелешкә коммерция ягыннан якын килү тенденциясе үзгәртелде. Бу күренеш тикшерүнең һәр баскычында күзәтелә башлады.

Шуның белән бергә, проектлар үткәрүнең мондый регламентын вакытлыча дип тә карарга була, диде үз чыгышында министр И.Э.Фәйзуллин. Комплекслы төзелеш, архитектура ансамблеяләренең формалашуы бары тик шәһәр төзелеше планировкасының документация-проектлары, транспортта һәм җәяү хәрәкәтләнү схемаларын оештыру, комплекслы яшелләндерү һәм башкалар нигезендә генә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International