5 яки аннан да күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләргә 110 млн. сумлык 39 торак сертификатыннан бары тик 23 реальләшкән.
Проблемалы торак йортлар мониторингы дәвам итә. Казанда төзелеп килүче 14 объектның 1се графиктан арта кала ( җылылык белән тәэмин итүнең тышкы челтәрләрен урнаштыру буенча): Ульянов-Ленин, 25 урамындагы 48 кв. метр ( төзүчесе “Фирма Свей” ҖЧҖ).
Авылларда клублар төзү программасы буенча артта калучылар исемлегендә Актаныш, Апас, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Кайбыч, Кама –Тамагы, Лениногорск һәм Мөслим районнары бар.
“Бүгенге көндә46 клубның 2се өчен генә файдалануга тапшыру срогы озайтылды. Калган районнар график буенча объектларын 30 сентябрьгә тапшырырга тиеш иделәр. Республиканың 9 районы бу срокка тапшыра алмый”, - дип хәбәр итте ТР Төзелеш Министрлыгы башлыгы.
Авария хәлендәге торакны ликвидацияләү программасы буенча 29 муниципаль оешма арасыннан 15 район гына муниципаль контрактларын һәм сатып алу килешүләрен күрсәтте. Алар арасыннан, бары тик 8 муниципалҗ район гына мунициапаль контрактларын һәм сатып алу килешүләрен программаның бөтен күләменә тәкъдим иттеләр: Алексеевск, Апас, Арча, Югары Ослан, Кама-Тамагы, Түбән Кама, Спасс һәм Тукай районнары.
Республиканың муниципаль оешма җитәкчеләре адресына төзелешнең муниципаль контрактлар һәм сатып алу договорлары күрсәткән контроль срогы - 2012 елның 24 сентябре икәнен аңлаткан хатлар җибәрелгән.
Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, билгеләнгән чараларны билгеләнгән срокта үтәмәгән очракта, элек җибәрелгән акчалар районнардан кире алыначак. “Әгәр дә район бу эшне үти алмаса, акчаларны дөрес үзләштерә торган районга бхлеп биреләчәк”, - диде ул. Алабуга, Тукай һәм Минзәлә муниципаль районнары Республика адреслы программаларын эзү куркынычы астына куялар.
Рөстәм Миңнеханов үз эшәрен үти алмаган район башлыкларын кискен тәнкыйтьләде. “ Авыл клублары төзелгән булырга тиеш инде. Акча бүленеп бирелә, халык сезгә ышана, ә сез бүгенге көнгә кадәр бу проблеманы чишә алмыйсыз”, - дип Рөстәм Миңнеханов төзелеш графигыннан артта калган район башлыкларына мөрәҗәгать итте.
Республика башлыгы ассызыклавынча, 1 клуб төзү 1 йорт төзү кебек, куү көч кирәкми, шуңа да карамастан, район җитәкчеләренең барысы да дә бу бурычны үти алмый. “ Кешеләргә кирәкле торак, клублар һәм башка объектларны төзергә һәм билгеләнгән срокка төзергә кирәк. Әгәр дә район башлыклары үз эшләрен эшли алмасалар, димәк билгеле бер нәтиҗәләр ясарга кирәк. Мин карарлар кабул итәргә мәҗбүр булам, муниципаль оешма җитәкчеләренең гамьсезлеге аркасында кешеләр зыян күрергә тиеш түгел, безгә мондый эшчеләр кирәк түгел”, - диде Р. Миңнеханов. Район җитәкчесе төзелеше өчен акчалар бүлеп бирелгән объктларны вакытында тапшырырга гына түгел, инвестицияләрне дә җәлеп итәргә тиеш булуларын да ассызыклады.