“Алабуга” үзенчәлекле икътисади зонада резидентлар тарафыннан заводлар төзү эше темп ала

2012 елның 7 сентябре, җомга

Бүген “Алабуга”  үзенчәлекле икътисади зонада “Тракья Гласс Рус” ЯАҖ, “Аутоматив Альянс Гласс Рус” ЯАҖ, “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” ҖЧҖ һәм “АЛАБУГА-ВОЛОКНО” ҖЧҖ резидентлары тарафыннан төзелеш эшләре актив бара.

“Тракья Рус” ЯАҖ төзелеш ( табаклы) пыяласы, ябу материалы белән көзге һәм пыяла җитештерү буенча проектны тормышка ашыра. Компания беренче этапта елына 250 мең тонна табаклы пыяла җитештерерлек көчкә ия булган җитештерү линиясен төзергә планлаштыра. Генераль подрядчы буларак “ТЕПЕ Иншаат” төрек компаниясе эшкә җәлеп ителде. Төзелеш процессында эшләгән эшчеләрнең гомуми саны, субподрядлы оешмаларны исәпкә алып санаганда, 230 кешедән артып китә. Төзелеш мәйданында 70тән артык техника эшли. Хәзерге вакытта бетон эшләре башкарыла. Җитештерүне эшләтеп җибәрү 2014 елның I кварталына билгеләнгән.

“Аутомотив Гласс Альянс Рус” ЯАҖ  Россия базары ихтыяҗы өчен автомобиль пыяласы җитештерүне максат итеп куйган. Хәзерге вакытта төзелеш мәйданында бетон эшләре эшләнелә. Җитештерүне эшләтеп җибәрү2013 елның икенче яртысына планлаштырыла.

“Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” ҖЧҖ  МДФ, ДСП һәм ОСБ плитәләрне өч төрле чиратта җитештерү буенча проект реальләштерергә планлаштыра: бер елга 380 мең куб. метр күләмендә МДФ плитәләрен җитештерү, әлеге предприятиене файдалануга тапшыру  2013 елның икенче яртысына планлаштырылган; бер елга 725 мең куб метр күләмендә ДСП плитәләрен җитештерү, әлеге җитештерү линиясен файдалануга тапшыру вакыты – 2015 елның IV кварталы; бер елга 575 мең куб метр күләмендә ОСБ плитәләрен җитештерү, әлеге җитештерү линиясен 2017 елның I кварталында файдалануга тапшырылачак.

Бүгенге көндә “Компас инжиниринг” ҖЧҖ генераль подрядчы тарафыннан МДФ плитәләрен җитештерүче завод бик югары темплар белән төзелә: җитештерү корпусының җыелма тимер бетон колоннарын монтажлау тәмамланган, фермаларны монтажлау эше башкарыла, түбә ябу эше бара. Завод территориясенә кадәр су белән тәэмин итү челтәрләрен урнаштыру тәмамланып килә.

Агымдагы елның май аенда гына “Алабуга” үзенчәлекле икътисади зонада углерод җепселләрен эшкәртүче “АЛАБУГА-ВОЛОКНО” ҖЧҖ заводының нигезенә “беренче таш” салынган иде, ә бүген инде генераль подрядчы “МПО Иншаат” ЯАҖ  тарафыннан фундамент җәелә һәм булачак завод  бинасының металл конструкциясе монтажлана. Металл конструкцияләр белән тәэмин итү һәм монтажлау буенча графиктан артта калу күренсә дә, подрядчылар тарафыннан эшләрне директив срокта тәмамлау буенча бөтен чаралар да күрелә. Бүгенге көндә төзелеш мәйданында 96 кеше эшли, 11 махсус техника кулланыла. Эшләр озайтылган эш көне режимында бара, төзүчеләр тарафыннан көн саен 30 тоннадан артык металл конструкциясе монтажлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International