Виталий Мутко: Татарстан торак төзелеше күләме буенча алдынгы төбәкләр унлыгына керә

2019 елның 16 августы, җомга

Татарстанда торак йортлар югары темплар белән төзелә, республика төзелеш күләме буенча алдынгы 10 төбәк арасына керә. Бүген Россия вице-премьеры Виталий Мутко Казанга эшлекле сәфәре вакытында журналистларга шул хакта белдерде.

«Татарстанда торак төзелеше темплары югары. Хәзерге вакытта төзелеш этабында 3,5 миллион квадрат метрдан артык торак исәпләнә. 2-2,6 миллион квадрат метр торак сафка бастырыла. Бу республика өчен бик зур күләм. Татарстан Россиядә торак төзелеше күләме буенча алтынчы урынны били», - дип искәртте Виталий Мутко.

Ул Казанның «Весна» торак комплексына барды, андагы 1,5 мең укучыга исәпләнгән зур мәктәп төзелешен карады. Ул быелның 1 сентябрендә ачылырга тиеш.

«Әлбәттә, безнең бурыч – шунда ук мәктәбе, балалар бакчасы, уңайлы ишегалды территориясе булган комплекслы микрорайоннар төзү. Ул һәр гаилә: өлкән яшьтәгеләр, балалы гаиләләр өчен дә уңайлы мөмкинлекләр тудырылган район булырга тиеш. Без бүген Казанда күргән микрорайонда боларның барысы да каралган», - дип искәртте вице-премьер.

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Президенты белән РФ Премьер-министры урынбасары Казан Кремлендә «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышына багышланган киңәшмә уздырачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International