Үзмәшгульләргә консультация бирү буенча «Ышанычлы бизнес» кайнар линиясе

2019 елның 16 августы, җомга

«Ышанычлы бизнес» ресурсның 8 800 222-37-22 номерлы түләүсез кайнар линиясе үзмәшгуль гражданнарны тикшерү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирә.

Июль аенда Россия Федераль салым хезмәте территориаль салым органнарына һөнәри керемгә салым куллану шартларын үтәү өлешендә үзмәшгульләргә карата контроль чаралар үткәрүне туктатырга кирәклеге турында хәбәр итте. Тикшерүләр юклыгы үзмәшгуль гражданнарның күләгәдән чыгулары өчен стимул булып тора.

Әгәр сезгә контроль-күзәтчелек органнары тикшерү белән килсә, бу факт турында «Ышанычлы бизнес» мәгълүмат ресурсының кайнар линия телефоны аша 8 800 222-37-22 номерына хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Яңа салым режимы Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елның гыйнварыннан гамәлгә керде. Татарстан, Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре белән беррәттән, һөнәри керемгә салым сынау буенча дүрт пилот төбәкнең берсе итеп сайланды.

Хәзерге вакытта Татарстанда 22 меңнән артык үзмәшгуль кеше теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International