Башкарма комитет җитәкчеләренә генпланнарны килешү һәм раслау соравын контрольгә алырга тәкъдим ителде

2012 елның 11 сентябре, сишәмбе

Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында республиканың муниципаль оешмаларын территориаль планлаштыру документларын эшләү соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары В.Н. Кудряшев үткәрде, әлеге чарада проект оешмаларыннан, муниципаль оешмалардан вәкилләр катнашты.

Бүгенге көндә республикада муниципаль районнарны территориаль  планлаштыру схемаларын әзерләү процессы тәмамланып килә. Авыл җирлеге Генераль планнарын әзерләү һәм раслау буенча зшләр бара. В.Н. Кудряшев видеоконференция режимында, муниципаль оешма вәкилләренең игътибарын, территориаль планлаштыру документларын  эшләү һәм раслауны агымдагы ел ахырына тәмамларга кирәклегенә юнәлтте, территориаль планлаштыру документларын әзерләү – муниципаль оешма җитәкчеләренең хокукы гына түгел, бурычы да булуын ассызыклады.

Эшләнгән документларның материаллары, кабул ителгән графикка туры китереп, муниципаль оешмаларга тапшырылачак. Тапшырылган генераль план материаллары, расланганчы, муниципаль оешмаларның рәсми сайтларында урнаштырылган һәм халык алдында каралган, билгеләнгән тәртиптә килешенгән булырга тиеш.

Киңәшмәне алып баручы В.Н. Кудряшев муниципаль районнарның Башкарма комитет җитәкчеләренә генпланнарны  билгеләнгән срокта килештерү һәм раслау соравын контрольгә алырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International