Питрәч районының Татар Тау Иле авылында яңа спорт мәйданчыгы барлыкка килде

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

Агымдагы ел ахырына Татарстан районнарында универсаль спорт мәйданчыклары саны меңгә якынлаша. Татарстанның Питрәч районының Татар Тау Иле авылында яңа универсаль спорт мәйданчыгын ачу тантанасы булды. Тантанада катнашучылар арасында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов һәм башка рәсми затлар бар иде. Ясалма өслекле спорт мәйданчыгы, барыннан да элек, мини-футбол уеннары өчен билгеләнгән. Ул тәүлекнең караңгы вакытында физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен фонарьлар белән җиһазландырылган. Объект республика программасы буенча төзелгән районда 13 нче мәйданчык булды инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International