Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында “Капиталь төзелеш белән идарә итү” мәгълүмати-аналитик системаны функцияләштерү сорауларын тикшерү буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин үткәрде. Әлеге киңәшмәдә тармак предприятиеләреннән вәкилләр, төзелеш Министрлыгы белгечләре каташты.
“ТР Главинвестстрой” ГКУ җитәкчелегендә эшләнгән система, төзелеш базарында катнашучылар өчен бердәм мәгълүмати платформа оештыру максаты белән эшләнгән. Киңәшмә барышында республика программасының мәктәпләрне капиталь ремонтлау блогы белән эш тәкъдим ителде. Системаның функцияләре материал яки хезмәт күрсәтүне сайлап алуны, аның базар бәяләренә туры килүен генә билгеләми, шулай ук заказчы һәм подрядчы арасында килешү, актларны электрон рәвештә тапшыру юлы белән сметалар төзү һәм төзелеш объектлары буенча эшләнгән эшләрнең актларын кабул итү процессын тизләтә.
Киңәшмәдә катнашучылар тәкъдим ителгән эшне тикшерделәр, киңәшмә соравына үз фикерләрен белдерделәр.