Болгарда капиталь ремонттан соң «Антошка» балалар бакчасы ачылды, ул «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау» программасы кысаларында республика бюджеты акчасына үткәрелде. Бинаны апрель аенда ремонтлый башладылар. Ярты елдан кимрәк вакыт эчендә балалар бакчасында пластик пыяла пакетлар, яңа ишекләр урнаштырдылар, эчке биналарны бизәделәр. Биредә шулай ук түбәне тулысынча япканнар, ә тышкы якта бинаны металлосайдинг белән тышлаганнар. «Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, Хөкүмәткә мондый программа өчен рәхмәт белдерәсем килә, бу программа ярдәмендә без беренче генә түгел балалар бакчасын ремонтлыйбыз», — дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Нугаев, ачылыш тантанасына җыелучыларга мөрәҗәгать итеп. Иң мөһиме-балалар булыр иде, ә балалар бакчаларын без, һичшиксез, төзербез дә, ремонтлаячакбыз, дип өстәде ул.