РФ Президенты Владимир Путин үз чыгышларында Рәссәйдә Экологик иминлекнең югары стандартларын тәэмин итәргә кирәклеген берничә тапкыр ассызыклады. «Рәссәйнең бөтен территориясендә Без экологик иминлекнең югары стандартларын тәэмин итәргә тиеш. Озын сәламәт тормыш турында сөйләргә авыр, әгәр әлегә кадәр миллионлаган кеше нормаларга туры килми торган суны эчәргә мәҗбүр икән...» Әйтик, 2024 елга «Экология» илкүләм проекты кысаларында, «Чиста су» проекты чаралары буенча Татарстан халкының эчә торган сыйфатлы су белән тәэмин ителгән өлешен 97,9% ка кадәр арттыру планлаштырыла. Шул ук елны Спас районы Болгарда су алу корылмасын реконструкцияләү буенча төзү-монтаж эшләре башланыр дип көтелә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елда старт алган федераль программадан тыш, республика Хөкүмәте шундый ук максатларга 2010 елдан бирле ел саен 650 млн. сум акча бүлеп бирә. «Экология» илкүләм проектының башка чарасы буенча - «Иделне савыктыру» проекты, 2019 елда 8 объектны гамәлгә ашыру планлаштырыла, шул исәптән Кызыл Бор, Зәй, Алабуга, Казан, Тәтештә һәм Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә су бүлү буенча чаралар. Бу хакта сишәмбе көнне Хөкүмәт Йортында узган брифингта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.