Яр Чаллыда «Акчарлак " яңа балалар бакчасы ачылды

2019 елның 23 августы, җомга

Яр Чаллыда тантаналы шартларда 123 нче «Акчарлак»балалар бакчасы ачылды. Объект «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелгән. Балаларны, әти-әниләрне һәм коллективны котларга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев килгән иде.

«Бүген, бу җылы август көнендә, без, күпләр өчен көтеп алынган шундый матур «Акчарлак» исемле балалар бакчасын ачу тантанасына җыелдык. Быел алар алтау булачак. Безнең Чаллы балалары өчен яңа 1400 урын барлыкка киләчәк, шуларның 780 – ясле яшьтәге балалар өчен», - диде шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев.

Балалар бакчасында музыка залы, медицина блогы (өлкән шәфкать туташы кабинеты һәм процедура кабинеты), спорт залы, кер юу залы, логопед һәм педагог-психолог кабинетлары бар. Бакча балаларны дүшәмбедән кабул итәчәк.

Объектның заказчысы – «ТР Төп инвестицион төзелеш идарәсе» ДКУ, объектларны проектлаучы - «Татинвестгражданпроект» ДУП. Эшләрнең бәясе –196 380,55 млн сум. Проект буенча мәктәпкәчә учреждение 220 урынга исәпләнгән.

Исегезгә төшерәбез, «Демография» милли проекты кысаларында 2018-2019 елларда 6130 урын булдырып 30 балалар бакчасы төзү планлаштырыла, шул исәптән 3110 ясле.  2010 елдан 2018 елга кадәр «Бәләкәч», «Юл картасы», «Торак», «2014-2017 һәм 2020 елларга кадәр авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» программаларын гамәлгә ашыру кысаларында яңа төзелеш объектларының гомуми саны, шулай ук программадан тыш объектлар гомуми егәрлеге 31490 (Төзелеш кысаларында) булган 210 балалар бакчасы тәшкил итә. Объектлар төзелешенең бәясе 17,73 млрд. сум тәшкил иткән. Шул исәптән 2018 елда гомуми бәясе 913,1 млн.сум булган 1 125 урынлы 8 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International