Татарстан Республикасында 1 млн. 600,7 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу планның 66%ы

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 906 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 9 млн. 706 мең сумлык 248 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 834 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.  

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, 23 августка республикада 1 млн. 600,7 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу планның 66%ы.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының 2019 елга инвестицион программасын гамәлгә ашыру буенча - 7 мең 838 фатирлык гомуми мәйданы 438,3 мең кв. м. булган 165 йорт файдалануга тапшырылырга тиеш. 2019 елның 23 августына статистика органнарына гомуми мәйданы 149,0 мең кв. метр булган 2 мең 571 фатирлык 74 йорт буенча хисап тапшырылган.

2019 елга бүленгән бюджет акчлары чикләрендә 441 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган (688 млн. 490,6 мең сумга), шулардан: 309 ятим бала һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган бала һәм шулар арасыннан булган затлар.

ДТФ белән Татарстан Республикасы милкенә сатып алу буенча 185 торак урыныныа контракт төзелгән (шул исәптән 87 торак урынына ятим балалар белән наем шартнамәсе; 1 торак урыны республика хокукына теркәлгән; 57 торак урыны буенча ДТФ тарафыннан тапшыру-кабул итү акты ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләр министрлыгына бирелгән; 40 торак урыны эксплуатациягә кертелмәгән йортта урнашкан).

2019 елда 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 33 күп балалы гаилә торак белән тәэмин ителергә тиеш. 23 августка 33 күп балалы гаиләгә сертификатлар рәсмиләштерелгән.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы тарафыннан расланган исемлек нигезендә 54 яшь гаиләгә «Электрон бюджет» дәүләт мәгълүмат системасында ТР муниципаль берәмлекләре белән килешүләр төзелгән. Шулай ук Ерак Төньяктан күченүче 45 граждан һәм чернобыльче торак белән тәэмин ителәчәк.

Татарстанда күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 2019 елда  58 төзелеп килүче йорттан 42 йорт әзер диярлек, 16сы – уртача әзерлектә.

Аз катлы торак төзелеше өлешендә республика буенча пландагы 7 мең 325  йорттан 6 мең 82 объект гамәлгә кертелгән, калганы – 1 243 йорт.

«Уңайлы шәһәр тирәлеге формалаштыру» өстенлекле федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елга Татарстан Республикасы бюджетыннан 2 млрд. сум бүлеп бирелгән, РФ бюджетыннан – 1 млрд 273,3 млн. сум, гомуми суммасы – 3 млрд. 273,3 млн. сум. 35 муниципаль берәмлектә 54 җәмәгать киңлеге объектын төзекләндерү планлаштырылган.    24 августка эшләр 54 объектта да алып барыла.

«Уңайлы мохит» программасы буенча быел гомуми суммасы 21 млн. 494 мең сумга (бюджет РФ бюджеты – 12,14 млн. сум, ТР бюджеты – 9,3 млн. сум) 12 гомуми белем оешмасын (5 мәктәп, 5 балалар учреждениесе һәм 2 өстәмә белем учреждениесе) җайлаштыру каралган. 24 августка эшләр 7 объектта тәмамланган, 5 объектта эшләр алып барыла.

2019 елда Газлаштыру фонды түбәндәге программаларны гамәлгә ашыра: «Татарстан Республикасы торак пунктларында халыкны су белән тәэмин итү» (141 объектта), «Татарстан Республикасы торак пунктларында яктыртуны торгызу» (237 км электр линиясе сузу, 171 исәпкә алу һәм электр энергиясен җайга салу щиты урнаштыру, 12 мең 309 яктырткыч алмаштыру планлаштырыла), «Татарстан Республикасы бюджет учреждениеләрендә казаннарны алмаштыру» (43 муниципаль берәмлектәге 64 объектта 119 казан).  

Татарстанда сыер фермалары төзү дәвам итә. Финанслау күләме 400 млн. сум. 7 муниципаль берәмлектә 13 сыер фермасы төзү каралган (Актаныш, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Тукай, Ютазы районнары). 9 августка эшләр 13 объектның 6сында бара. Актаныш районында 6 объектта эшләр тәмамланган. 23 августка эшләр 6 объектта бара. Актаныш районындагы 6 объектта эшләр тәмамланган.    

Моннан тыш, 25 муниципаль берәмлектә 101 силос-сенаж траншеясе төзү планлаштырылган, 44 объектта эшләр бара. 12 муниципаль берәмлектәге 56 объектта эшләр төгәлләнгән.

35 муниципаль берәмлектә 155 сыер фермасына капиталь ремонт каралган. 23 августка эшләр 70 объектта бара. 29 муниципаль берәмлектәге 76 объектта эшләр тәмамланган.  

Машина-трактор паркларына һәм иген амбарларына капремонт программасы буенча эшләр дәвам итә.    

2018-2019 елларга «Демография» илкүләм проекты кысаларында 30 балалар бакчасыннан 15е төгәлләнгән.

Гомуми белем мәктәпләренә капиталь ремонт буенча 22 августка 11 объектта эшләр тәмамланган. 18 объектта эшләр бара.

Интернат мәктәпләрнең 7сендә капиталь ремонт бара. 2 объектта эшләр тәмамланган.

Гомуми белем мәктәпләрендә һәм коррекцион мәктәпләрдә функциональ зоналарга капиталь ремонт бара. 22 августка 4 объектта эшләр тәмамланган. 81 объектта эшләр бара.

Татарстанда ресурс үзәкләренә капиталь ремонт дәвам итә. 22 августка 2 объектта эшләр тәмамланган. 13 объектта эшләр бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International