Зәй районында 1 сентябрьгә дүрт авыл мәктәбе һәм үзенчәлекле балалар өчен мәктәп ачылачак

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында бу уку елы башына сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 9 нчы номерлы шәһәр мәктәбе, шулай ук авыл җирлегендә дүрт авыл мәктәбе -Түбән Биеш, Кадыр, Аксар һәм Савәли мәктәпләре яңартылачак. Комиссия социаль объектларны капиталь ремонтлау барышын тикшерде. Барлык эшләр дә график буенча, тоткарлыксыз алып барыла. Моннан тыш, иске тәрәзәләрне һәм ишекләрне алыштыру сквозняклар проблемасын хәл итәчәк. Шулай ук капиталь ремонт вакытында идән һәм диварларны яңартачаклар, электр үткәргечләрне, су үткәргечләрне һәм башка бик күп искергән яки төзек булмаган конструкция элементларын көйләячәкләр. Төп бурыч-бинага эстетик төс бирү генә түгел, ә балалар кышкы салкыннарда туңмасын өчен шартлар тудыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International