Республиканың күп кенә районнарында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләр тәмамланды

2012 елның 15 сентябре, шимбә

Бүген Хөкүмәт йортында, видеоконференция режимында, РФның 21.07.2007 елдан №185-ФЗлы “ 2012 елда Татарстан Республикасында “ТКХ реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд” законын реальләштерү , республика төзелеш комплексы тормышка ашыра торган мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәрү, социаль проектлар сораулары буенча чираттагы республика киңәшмәсе булды. Киңәшмәне ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов алып барды, әлеге чарада Премьер-министр И.Ш. Халиков катнашты. Төп доклад белән ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, ДТИ мәгълүматларына караганда,  бүгенге көндә капиталь ремонт буенча эшләнгән эшләрнең гомуми суммасы 4 млрд. 263,03 млн. сум, бу сумма еллык лимитның  97,85% тәшкил итә.

Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Арча, Баулы, Яр Чаллы шәһәре, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Норлат, Питрәч, Спасс һәм Теләче муниципаль районнары бүлеп бирелгән чараларны тулысынча үзләштергән.

828 йортта капиталь ремонт тәмамланган, шулар арасында программада планлаштырылган 35 муниципаль оешманың барлык йортларында да капиталь ремонт тәмам. ДТИ тарафыннан 36 районның 439 йортында кабул итү актларына кул куелган.

Өстәмә программа буенча эшләнгән капиталь ремонт эшләренең гомуми суммасы 48 млн. сум, бу сумма еллык лимитның 13% тәшкил итә.

Докладның икенче өлеше 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиада  кунакчыллыгы зонасында урнашкан күп фатирлы йортларның алгы якларын һәм түбәләрен ремонтлау соравына багышланган иде. Универсиадага бару юлында ремонт таләп итүче 197 объект урнашкан.  Әлеге объектларда эшләр ТР ГИСУ бүлеп биргән чаралар хисабына эшләнә. Эш барышын ТР ГИСУ һәм Казан шәһәре контролдә тота. Хәзерге вакытта 190 объектта эшләр бара, әлеге сан гомуми күләмнең 96% тәшкил итә.

Докладта шулай ук  ике контурлы казан урнаштыру буенча программаларны һәм "Чиста су” программасын тормышка ашыру , шулай ук “беренчел медико-санитар ярдәм” сәламәтлек учреждениеләрен төзү, агымдагыча яки капиталь ремонтлау, мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча мәгълүматлар хәбәр ителде.

Министр И.Э. Фәйзуллин докладыннан соң, республика Президенты район җитәкчеләренең игътибарын җылытуга, аеруча балаларны тәрбияләү һәм белем бирү белән бәйле учреждениеләренә җылылык бирүгә юнәлтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International