WorldSkills Kazan 2019 чемпионатында матур традиция барлыкка килде

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Казанда эшче һөнәрләрнең 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты тәмамланды. Анда 63 илдән 1300дән артык яшь профессионал катнашты. Халыкара чемпионат әзерлекнең югары дәрәҗәсе белән генә түгел, ә яңалык белән дә истә калды. WorldSkills Russia халыкара чемпионатын үткәрү кысаларында «Сантехника һәм җылылык» компетенциясе буенча халыкара коллегалар белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына «Балалар интернат-йортында барлык кирәкле нормативлар буенча, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә, санитар төеннәрне монтажлау» дигән яңа социаль проектны тормышка ашыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

Бөтен дөньядан җыелган «Сантехника һәм җылылык» компетенциясендә катнашучылар, партнерлар (IAPMO GROUP, TECE, HVAC-expert, DUFA, GROHE, Meffert, «Реставратор» ҖЧҖ) социаль әһәмиятле вакыйганы тормышка ашыру өчен берләштеләр. Әлеге проектны булдырганнар, санитар корылманы җыйганнар, Дәрвишләр балалар интернат-йортында санитар төеннәрне алга таба монтажлау өчен Спецификация төзегәннәр, шулай ук гамәлдәгеләрен демонтажлаганнар.WorldSkills халыкара чемпионатын уздыру тарихында әлеге акция беренче тапкыр уздырыла. Татарстан башкаласында алган тәҗрибә WorldSkills хәрәкәте яшь буын арасында эшче һөнәрләрне популярлаштырып кына калмыйча, социаль эффект та күрсәтә. Хәйрия акциясе нәтиҗәләре буенча, тирә-юньдәгеләргә игелек кылырга һәм мохтаҗларга ярдәм итәргә теләүчеләр күбрәк булыр дип өметләнәбез. Проектны оештыручылар һәм партнерлар киләчәктә бу акция WorldSkills кабул итүче башка илләрдә дә эшче һөнәрләр чемпионаты традициясенә әверелер дип ышаналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International