Бүгенге көндә йортларда планлаштырылган эшләрнең гомуми күләменнән 95% тан артыгы үтәлгән.
Азнакай районында 29 күпфатирлы йортта 69 эш төре буенча 84,6 млн. сумлык капиталь ремонт үткәрү планлаштырылган.
Эшләрне ун субподрядчы оешма башкара. Капиталь ремонт Татарстан территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларның гомуми милкен капиталь ремонтлау программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.
График нигезендә, җылылык белән тәэмин итү системасын, түбәне, фасадны ремонтлау эшләре 15-нче сентябрьдә төгәлләнәчәк, калган эш төрләрен тәмамлау вакыты-1-нче октябрьдә.
Бөгелмә зонасы торак инспекциясе эшләрнең сыйфатын һәм башкарылу срокларын тикшерә. Белгечләр сүзләренә караганда, барлык эшләр дә яхшы сыйфат һәм эшләр башкару срокларын үтәү белән алып барыла.