45 бала һәм 13 педагог яңартылган мәктәптә яңа уку елын каршылаячак.
Буа районында капиталь ремонттан соң Кайбыч гомуми белем бирү мәктәбе ачылды.
Аны ачу тантанасында район башлыгы Марат Җәббаров, Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Нияз Абдрахманов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Уку йорты 1984 елда ачылды. Шул вакыттан бирле биредә бер генә тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән. Комплекслы капиталь ремонт үткәрүнең кискен кирәклеге белем бирү процессын тулысынча башкарырга мөмкинлек бирмәде. Ремонтка республика бюджетыннан якынча 29,5 млн сум бүлеп бирелгән. Подрядчы оешма тиз арада һәм сыйфатлы итеп төзелеш эшләрен башкарды. Шуның аркасында 45 бала һәм 13 педагог яңартылган мәктәптә яңа уку елын каршылаячак.
Район башлыгы Марат Җаббаров башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерде һәм яңартылган бинаны югары бәяләде. «Капиталь ремонттан соң мәктәп уку елы башына әзер. Ул укучыларны укудагы яңа җиңүләргә рухландырыр дип ышанам!"- дип теләде Марат Азатович.