Төзелеш тармагында хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча Татарстан Төзелеш министрлыгы эш төркеменең күчмә утырышы

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Бүген Чистай шәһәрендә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координацион совет утырышы белән берләштерелгән төзелеш тармагында хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркемнең күчмә утырышы булды.

Утырышта эш төркеме әгъзалары, Чистай муниципаль районы башкарма комитеты вәкилләре, җитәкчеләре, Чистай районы территориясендә үз эшчәнлекләрен алып баручы төзелеш оешмаларының һәм төзелеш индустриясе предприятиеләренең хезмәтне саклау буенча җаваплы затлар катнашты.

Утырышта Төзелеш тармагында хезмәтне саклау торышы һәм җитештерүдәге имгәнүләрне киметү юллары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International