Төп федераль инспекторның Татарстан Республикасындагы аппаратында “өлешлеләр” хокукын яклау турында сөйләштеләр

2012 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген видеоконференция режимында өлешле төзелештә катнашучыларның хокукларын яклау соравы буенча Россия Федерациясенең Идел буе федераль округындагы тулы хокуклы вәкиллек карамагындагы Эшче төркемнең утырыш булды. Утырышта Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.С. Әхмәтшин катнашты.

Республикада өлешле торак төзелешенең проблемалы объектларын төзеп бетерү буенча эшләр дәвам итә. Ел башыннан Казанда 249 өлешче өчен гомуми мәйданы 20,8 мең кв. метр булган 3 торак йорт файдалануга тапшырылган. Бүгенге көндә 1 593 өлешче өчен гомуми мәйданы 178,9 мең кв. метр булган 2 483 фартирга исәпләнгән 20 өлешле объект РФ Минрегионы реестрында кала. Барлык объектларда да төзү-монтаж эшләре бара, төзү темплары кимемәсен һәм 2012 елның ахырына кадәр барлык объектлар да файдалануга тапшырылсын өчен өлешле төзелеш өлкәсен контрольдә тоту һәм тикшерүче органнар тарафыннан бөтен чаралар да күрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International