Алты муниципаль оешма торакны файдалануга тапшыру буенча еллык планны тулысынча үтәде

2012 елның 22 сентябре, шимбә

Бүген Министрлар Кабинетында Президент Р.Н. Миңнеханов рәислегендә һәм ТР Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашында видеоконференция режимында, торак төзү һәм файдалануга тапшыру, БВС ветераннарын торак белән тәэмин итү, гражданнарны авария хәлендәге торак  фондыннан күчерү буенча Республиканың адреслы программасын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә булды. Төп доклад белән ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин чыгыш ясады. Ул үз докладын, традицион рәвештә, төзелеш объектларында куркынычсызлык техникасын саклау сорауларыннан башлады.

21 сентябрьгә республикада 1 млн. 476,9 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган ( әлеге сан еллык бурычның 59,6 % тәшкил итә). Алты муниципаль оешма торакны файдалануга тапшыру буенча еллык планны тулысынча үтәгән (Әгерҗе, Апас, Буа, Югары Ослан, Лаеш, Балык Бистәсе, Тукай).

Профильле министрлык белән үткәрелгән анализ күрсәткәнчә, йортларны файдалануга тапшыруның күбесе ел ахырына туры килә.

2012 елгы социаль ипотека программасы буенча файдалануга тапшырыласы йортлар исемлегендәге объектларның әзерлек дәрәҗәсе түбәндәгечә: 36 объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 3 объект әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә.

Республикада 777 БВС ветераны өчен 148 йорт төзелеп килә. Аларның объеклар буенча әзерлек дәрәҗәләре түбәндәгечә: 62 объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 59 объект әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә, 27 объект әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә.

Файдалануга тапшырыласы 63 күпфатирлы инвестицион торак йортларың әзерлек дәрәҗәләре түбәндәгечә: 47 йорт әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 12 йорт әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә, 4 йорт әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә.

Аз катлы төзелештә, индивидуаль торак төзелешен дә исәпкә алганда, республикадагы 3 мең 922 объекттан 2 мең 9 йорт әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 1 мең 268 йорт әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә, 645 йорт әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә.

Президент Р.Н. Миңнеханов киләсе елдан арендалы торак төзелешен актив рәвештә башлап җибәрергә, шулай ук шәхси аз катлы торак төзелешен стимуллаштыру өчен өстәмә чаралар уйларга кушты.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы тарафыннан чернобельчеләргә, мәҗбүри күченеп килүчеләргә һәм Себер районнарыннан кайтучыларга дәүләт торак сертификатын рәсмиләштерү буенча эшләр эшләнә.

Докладның проблемалы “өлешле”  йортларны төзеп бетерүгә багышланган өлешен шәрехләгәндә, республика Президенты муниципаль оешма җитәкчеләренең игътибарын Россия Минрегионы прграммасыннан төшеп калган объекларны да контрольдә тотарга кирәклегенә юнәлтте.

2012 елда авария хәлендәге торакны ликвидацияләү программасына килгәндә, киңәшмәдә программаны үти алмый торган районнарның чараларын резервлары булган районнарга бүлеп бирү карары кабул ителде.

“Авыл клублар” программасын реализацияләү барышы Р.Н. Миңнеханов тарафыннан тагын бер кат тәнкыйтьләнде. Ул тиз арада 2013 елгы програманы кабул итәргә һәм әзерлек эшләрен тәмамларга боерды. Киләсе елда клубларны төзү эше көз башланганчы тәмамланырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International