Минрегион регионнарның көзге-кышкы ягулык чорына әзерлеген тикшерде

2012 елның 25 сентябре, сишәмбе

РФ региональ үсеш министры урынбасары С.М. Дарькин рәислегендә узган видеоконференциядә Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министры И.Э. Фәйзуллин катнашты. Тикшерелгән темалар арасында көзге-кышкы ягулык чорына әзерләнү буенча сораулар һәм аз бюджетлы торак төзелеше дә бар иде.

Бүгенгесе көндә ягулык чорына әзерләнүнең торышы буенча караганда, белем бирү объектлары тулысынча әзер, сәламәтлек саклау һәм мәдәният объектларында әзерлек эшләре тәмамланып килә. Татарстандагы күпфатирлы торак йортларның 50,6%на  җылылык җибәрелгән. Мөмкин булган аварияләрне һәм гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләү өчен республикада 145 автоном электр станциясе кулган 11 склад төзелгән. ТКХ предприятиеләрендә электр белән тәэмин итүнең 333 резерв чыганагы бар.

Торак төзелешенә килгәндә, 22 сентябрь көненә ДТФ программасы буенча 4279 фатирга исәпләнгән, гомуми мәйданы 252,9 мең кв. метр булган 110 торак йорт файдалануга тапшырылган. Якын киләчәктә, 2013-2014 елларда, планлаштырылган торак төзүнең күләме ел саен 400 мең кв. метрдан ким булмаска тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International