Казанда көзге төзелеш форумы үз эшен башлады

2012 елның 25 сентябре, сишәмбе

Бүген “Казан ярминкәсендә” 14 нче халыкара “Көзге Төзелеш Форумы” ачылды. Әлеге форумның тантаналы ачылышында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык  министры урынбасары А.С. Әхмәтшин катнашты.

Бу елны форум “Бина һәм корылмаларның инженерлык коммуникацияләре”, “Торак” һәм “Татарстанда күчемсез мөлкәт ярминкәсе” дип аталган махсуслашкан күргәзмәләрне берләштерә. “Форум республиканың иң мөһим вакыйгасы булып килә, без аралашырга тиеш, безнең төзүчеләр нәрсәгә омтылырга кирәклеген күрергә тиеш” – диде А.С. Әхмәтшин.

Күргәзмәнең беренче көнендә “Күчемсез мөлкәт объектларын бәяләү сораулары. Бәяләүдә өч төрле күренешнең бәйләнеше ( чагыштыру, керем, чыгым)” дигән семинар оештырылган иде, шулай ук “Күчемсез мөлкәт алган вакытта хәвеф-хәтәр: килешү барышын куркынычсызлык белән ничек тәмин иәргә” дигән темага түгәрәк өстәл булды.

Күргәзмә һәм эшлекле чараларның эше 28 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International