Региональ хакимият хокук саклау органнары белән бергә ягулык-энергетика ресурслары өчен ТКХ предриятиеләренең бурычлары белән бәйле сорауны тәрипкә салырга тиеш. Әлеге йөкләмәне Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев бүген ягулык сезонына әзерләнү сораулары буенча видеоконференция режимында булган киңәшмә барышында әйтте. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры илдар Халиков, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин катнашты.
Россия Хакимияте башлыгы хәбәр иткәнчә, торак фондының ягулык чорына әзерлеге якынча 90% тәшкил итә, котельныйлар – 87%, җылылык челтәрләре һәм суүткәргечләр – 91%. Ягулык чорына әзерләнү өчен төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан 219 миллиард сум планлаштырылган, бүгенгесе көндә, фактик яктан, 150 миллиард сум ( 70%) күчерелгән.
Дмитрий Медведев барлык энергетика һәм торак-коммуналь объектларны 15 ноябрьгә кадәр ягулык чорына әзерләргә боерды. Аның сүзләренә караганда, РФ оборона Министрлыгы үз карамагындагы объектларның әзерлеген тәэмин итәргә һәм Хакимияткә тиешле документларны тәкъдим итәргә тиеш.
Россия премьер-министры билгеләп үткәнчә,ТКХ предприятиеләренең кулланылган ягулык-энергетика ресурслары өчен бурычлары 17% ка арткан. Әлеге бурыч якынча 100 миллиард сумны тәшкил итә. “ Регионнарга җирле үзидарә органнары, хокук саклау органнары белән бергә тәртип урнаштырырга кирәк. Тиешле мәгълүмат 5 декабрьгә кадәр Россия Минэнерго һәм Россия Минрегионына тапшырылырга тиеш”, - диде Д. Мидведев.