Татарстанда Өлкәннәр декадасы кысаларында Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк

2019 елның 20 сентябре, җомга

2 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак. Бу көнне Халыкка түләүсез юридик ярдәм «Бердәм Рәссәй» партиясе рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә, «Бердәм Рәссәй» партиясенең район (шәһәр) бүлекләрендәге җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә күрсәтеләчәк. Шулай ук Рәссәй юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә дә булачак. Чараны республика шәһәрләрендә һәм районнарында бөтен эш көне дәвамында 08: 00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр (Казан шәһәрендә 9:00 сәгатьтән 16: 30 сәгатькә кадәр) тәнәфессез, консультантларның алмаш составы белән төшке ашка үткәрү планлаштырыла. Халыкка түләүсез юридик ярдәм «Рәссәй юристлары ассоциациясе» Гомумрәссәй иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан Рәссәй Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, «Татарстан Республикасының техник инвентаризацияләү бюросы» АҖ, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән берлектә күрсәтеләчәк. Бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнендә кизү тору графигы белән биредә танышырга мөмкин (күчереп алырга).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International