ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстан Республикасында 1,7 млн. кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу планның 70,5%ы

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 1 мең 75 906 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 11 млн. 151 мең сумлык 279 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 911 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.  

Министр хәбәр иткәнчә, 20 сентябрьгә республикада 1,7 млн. кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу планның 70,5%ы (үткән елның шушы чорына карата үтәлеш 107%).

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының 2019 елга инвестицион программасын гамәлгә ашыру буенча - 7 мең 838 фатирлык гомуми мәйданы 438,3 мең кв. м. булган 165 йорт файдалануга тапшырылырга тиеш. 88 объект буенча әзерлек түбәндәгечә: 37 объект әзер диярлек (17 объектны төзү тәмамланган), 33 объект уртача әзерлектә, 18 объектта эшләр күп әле.

2019 елга бүленгән бюджет акчалары чикләрендә 447 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган, шулардан: 309 ятим бала һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган бала һәм шулар арасыннан булган затлар. Тагын 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 35 күп балалы гаиләне торак белән тәэмин итү каралган. Бүген сертификатлар барлык күп балалы гаиләгә дә рәсмиләштерелгән, 25 сертификат реализацияләнгән. 54 яшь гаиләне торак белән тәэмин итү эше алып барыла. Сертификатлар тагын 25 чернобыльчыга, 25 мәҗбүри күченүчегә, 1 Ерак Төньяктан күченүчегә рәсмиләштерелгән. 21 сентябрьгә бирелгән 51 сертификаттан 31 документ реализацияләнгән.

Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча төзелүче 49 йорттан  34 йорт әзер диярлек, 15е – уртача әзерлектә.

Индивидуаль торак төзелеше буенча республикада пландагы 7 мең 325 йорттан 6 мең 438 объект эксплуатациягә тапшырылган.

«Уңайлы шәһәр тирәлеге формалаштыру» өстенлекле федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында барлык объектларда да эшләр алып барыла. 2 атнада динамика - 7,7%. Кече шәһәрләр буенча эшләр барлык 14 объектта да башланган, динамика - 11,4%.

«Уңайлы мохит» программасы буенча 12 гомуми белем оешмасын җайлаштыру каралган. 19 сентябрьгә эшләр 9 объектта тәмамланган, 3 объектта эшләр алып барыла.

2019 елда Газлаштыру фонды Татарстан Республикасы торак пуктларында урамнарны яктырту программасын тулысынча гамәлгә ашырган. Су белән тәэмин итү программасы буенча эшләр 97%ка үтәлгән.

35 муниципаль берәмлектә 155 сыер фермасына капиталь ремонт каралган. 19 сентябрьгә 6 сыер фермасы һәм 73 силос-сенаж траншеясе төзелгән. 100 сыер фермасына, 45 машина-трактор паркына һәм 106 иген амбарына капремонт ясалган.

Азакта Ирек Фәйзуллин җылылык бирү сезонына әзерлек турында да хәбәр итте. Бүгенгә 11 мең 843 күп фатирлы йортта әзерлек - 99,2%. Әзерлек паспорты 16 мең 994 күп фатирлы йортка әзерләнгән - 99%. Төтен йөрү юллары 5 мең 180 йортта тикшерелгән. Вентканалларны тикшерү дәвам итә. Сәламәтлек саклау, социаль яклау, мәгариф һәм мәдәният объектлары җылылык җибәрүгә әзер. Кайбер социаль объектларга җылылык бирелә башлаган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International